Archive by day Август 11, 2018

11 август. “Татарстан дулкынында”.

11 август. “Татарстан дулкынында”.

- Сезне озак еллар дәвамында Камал театрын җитәкләгән шәхес, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закировның якты истәлегенә багышланган “Балкыш. Шамил Закировка бер дога” дигән китапны тәкъдим итү кичәсеннән әзерләнгән язманың дәвамын тыңларга чакырабыз. Кичәне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып бара. -Әле шушы көннәрдә, төгәлрәк итеп әйткәндә 9 августта, Буада икенче “Буа […]

11 август. Татар халык көйләре.

11 август. Татар халык көйләре.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең  Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбле концерты.  Программада халык җырлары, фольклор әсәрләре. Концерт трансляция буенча язып алынган.

11 август.  “Җиде көн”.

11 август. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бу көннәрдә бөтен игътибар кырларда — кызу урак өсте дәвам итә. Игенчеләребез беренче кояш нурларыннан алып төн уртасына кадәр басуларда эшли. Булдыра алган һәр кеше, һәр берәмлек техника эшкә җигелгән: уңай торган һава торышында игеннең бер бөртеген дә түкми-чәчми, җыеп алу бурычы куелган. Бүгенге көнгә игенчеләребез амбарларга 1 миллион ярым тонна ашлык кайтарды. […]

11 август.  “Табигать дуслары”.

11 август. “Табигать дуслары”.

Августта күчмә кошлар җылы якка китеп бара. Иң беренчеләрдә булып җылы якка китүче кошлар турында  искә төшерик. Урманнарның байлыгы  һәм аны  саклау, ут белән сак булу һәм башка киңәшләр белән  тапшыру барышында  танышырбыз. “Кызыклы мәгьлуматлар “ рубрикасында  әрекмән һәм аның  файдасы турында сөйләшербез.

11август. Әдәби-музыкаль программа.

11август. Әдәби-музыкаль программа.

Бүгенге тапшыруларыбызны милләтебезнең күренекле улы, озак еллар дәвамында Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрын җитәкләгән шәхес, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе Шамил Закировны искә алудан башлыйк. Чөнки күптән түгел генә аның якты рухына багышланган “Балкыш. Шамил Закировка бер дога” дигән эчтәлекле китап чыкты. Без дә аны […]