Archive by day Август 13, 2018

13 август. “Сердәшханә”.

13 август. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы  —  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы, үзенең  күптөрле сәләтләрен тормышта кулланып дуслары белән уртаклашучы -   Зөлхия Шәмсетдинова. Әңгәмә барышында ул безгә шигырь дә сөйләр, җырлап та күрсәтер.

13 август. “Татарстан дулкынында”.

13 август. “Татарстан дулкынында”.

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар. “Татарстан дулкынында” тапшыруының бу чыгарылышында без “Безнең мирас” журналының 7 нче санына күзәтү ясыйбыз.

13 август. Туры элемтә.

13 август. Туры элемтә.

Республикабыз кырларында уракның кызган чоры. Игенчеләребез һәр гектардан уртача 30 центнерга якын уңыш җыеп алалар. Быелгыдай тотрыксыз һава шартларында да мондый дәрәҗәгә ирешү — игенчеләребезнең фәнни нигездә алдынгы технологияләр кулланып эшләве нәтиҗәсе. Галимнәребез авыл хуҗалыгының  һәр тармагында нәтиҗәле эшләүгә нинди өлеш кертәләр? Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, академик Марсель Шәрипҗан […]

13 август.  “Нефть чыккан якларда”.

13 август. “Нефть чыккан якларда”.

Төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.  Республикабызның кара алтын төбәгендә нефть ятмаларын эшкәртә башлауның беренче елларында ук һәркайда зур төзелеш эшләре башланган, нефть объектлары белән бергә , яңа шәһәрләр, бистәләргә нигез салынган. Лениногорскидан Татарстанның атказанган төзүчесе, 3нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены иясе Рәсим ага Гәрәев үзенең 45 елдан артык эш чорында сафка бастырган объектларын озаклап саный […]