Archive by day Август 15, 2018

15 август.  “Яшьлек аланы”.

15 август. “Яшьлек аланы”.

Иртә берлән кайнамакта бу базар, Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан алынган бу шигъри юллар башкалабыз Казанда үткән “Печән базары” фестивален бар тулылыгы белән күзалларга ярдәм итә. Әлеге матур чарада безгә дә катнашырга туры килде. Игътибарыгызга “Печән базары”ннан әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез.

15 август.  “Татарстан дулкынында”.

15 август. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбызда “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда оештырылган “Шәрык каллиграфиясе – Казанның йөрәгендә. Пакистан һәм Согуд Гарәбстанының бүгенге заман осталары” күргәзмәсе һәм икенче өлештә “Калеб” иҗат берләшмәсе үткәргән “Татар биюенең тамырлары кайда?” дип аталган әдәби-музыкаль кичә хакында сөйләрбез.        

15 август. “Старт”.

15 август. “Старт”.

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән  яшь буынның сәламәтлеген  саклау һәм ныгыту, ял вакытларында  аларның иминлеген тәэмин итү проблемаларына багышланган әңгәмә. (1 нче тапшыру).

15 август. “Юллар чатында”.

15 август. “Юллар чатында”.

Ягулык салып бетермәгән өчен автозаправка станцияләренә карата җаваплылыкны көчәйтергә планлаштыралар. Казанның Совет районындагы күпфункцияле үзәктә автомобильне теркәү буенча яңа хезмәт ачыла. Татарстанда автомобиль транспорты урлау фактлары ике тапкырга кимегән. Тукай районында юл инспекторлары рейс автобусында барган исерек йөртүчене тоткарлаганнар.

15 август.  Туры элемтә.

15 август. Туры элемтә.

Җир шарында төрле бәла-казалар булып тора. Алар табигать шартларына гына түгел, аерым гражданнарның, коллективларның иң гади саклану чараларын да күрмәвенә, битарафлыгына, гамьсезлегенә дә бәйле. Республикабызда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, бәла-казалар килеп чыккан очракта тиз арада ярдәм итү өчен нинди чаралар күрелә? Бәлага юлыккан очракта ярдәм һәм махсус әзерлекле белгечләр килсен өчен гражданнар нинди кагыйдәләрне белергә […]

15 август.“Нефть чыккан якларда”.

15 август.“Нефть чыккан якларда”.

Кара алтын ятмаларын эшкәртә башлаган тәүге елларда эшләгән ветераннар авырлыкларны, хәтта нефтьтә коенуларын, тәүлекнең нинди вакыты булу белән хисаплашмый, ял күрми эшләгән чакларын да хәзер күңелле итеп, яратып, горурланып һәм сагынып искә алалар. Азнакайдан хезмәт ветераннары, Татарстанның атказанган нефтьчесе Әнәс Якупов  һәм Хәбир Исәнбаев та шулай…