16 август. “Җырларыбыз сиңа, игенче!”
Татарстан радиосы дулкыннарында “Җырларыбыз сиңа, игенче” дигән әдәби-музыкаль программа. Республикабыз кырларында урак өстенең иң кызган чагы. “Ил куәте икмәктә”, — халкыбыз. Безнең өчен һәр бөртек ашлык кадерле. 16 август көненә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, республикабыз игекнчеләре ике миллион тонна ашлык суктырган. Бу уңышка Буа, Әлки, Чистай районнары аеруча зур өлеш кертте. Республика буенча гектарыннан […]