Archive by day Август 21, 2018

21 август. “Татарстан дулкынында”.

21 август. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруыбыз кунагы  каллиграф, график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Фәйзрахман улы Нәккаш. Аның белән каллиграфия  сәнгате, матур язу серләре һәм күргәзмәләре турында сөйләшербез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә төрек язучысы Гомәр Сәйфетдиннең “Беренче намаз” әсәрен  ишетербез.   фото http://calligraphy-expo.com

21 август. “Пар канатлар”.

21 август. “Пар канатлар”.

Корбан Гаете уңаеннан  Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы “Хәтер” мәчетенең имам-хатыйбы, Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Харис хәзрәт Салихҗан белән әңгәмә. Тапшыруда шулай ук күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматов һәм аның 50 ел бергә яшәгән хатыны белән моннан берничә ел элек  ясалган язма да файдаланылды.