Archive by day Август 22, 2018

22 август.  “Җырларыбыз сиңа, игенче!”

22 август. “Җырларыбыз сиңа, игенче!”

Татарстан радиосы  дулкыннарында “Җырларыбыз сиңа, игенче” дигән  әдәби-музыкаль программа. Бу  көннәрдә  игенче  сүзе  аеруча  горур яңгырый.  Тир  түгеп  үстерелгән  икмәк  язмышы  игенче  хезмәтенә, аның тырышлыгына  бәйле. Республикабыз  кырларында  үстерелгән   уңышны сыйфатлы җыеп  алу  өчен  зур  көч  һәм  тырышлык  таләп  ителә.  Республикабыз  механизаторлары  сынатмыйлар – байтак  район  хуҗалыклары  урып-җыюны төгәлләү алдында. Уңышлар  насыйп  булсын  сезгә, хөрмәтле  […]

22 август. «Яшьлек аланы».

22 август. «Яшьлек аланы».

Сәламәтлек – иң зур байлык диләр. Бу бушка гына әйтелгән сүзләр түгел, әлбәттә. Саулыгың булмаса, күзгә берни күренми, күңелгә берни кирәкми. Шуңа үз сәламәтлегебез турында яшьтән кайгыртсак иде дигән теләктә без студиябезгә яшь, өметле белгеч, табиб Алмаз Дияровны чакырдык. Ул – үзенчәлекле һөнәр иясе – вертеброневролог. Табиб-вертебролог Алмаз Дияров умыртка баганасының сәламәтлеген кайгырту буенча үз […]

22 август. «Татарстан дулкынында».

22 август. «Татарстан дулкынында».

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар.

22 август. «Старт».

22 август. «Старт».

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән  яшь буынның сәламәтлеген  саклау һәм ныгыту, ял вакытларында  аларның иминлеген тәэмин итү проблемаларына багышланган әңгәмә. (2 нче тапшыру).

22 август. «Яңа көн».

22 август. «Яңа көн».

  Корбан Гаете уңаеннан  республикабызда  төрле чаралар үткәрелде. Чирмешән районында, мәсәлән,  яңа мәчет ачылды. Тапшыруда шушы тантанадан репортаж тәкъдим ителә.        

22 август.  “Юллар чатында”.

22 август. “Юллар чатында”.

Җәйге каникулның соңгы 10 көне калып бара. Мәктәп укучыларының ял урыннарыннан, лагерьлардан, авыллардан шәһәргә килгән вакыты. ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә ата-аналарга, йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.

22 август. “Нефть чыккан якларда”.

22 август. “Нефть чыккан якларда”.

Җир куеныннан алынган нефтьне кулланучыларга озату өчен тоздан, судан һәм башка катнашмалардан аерып, яхшы сыйфатка җиткерергә кирәк. Бу нефть табуда соңгы һәм бик җаваплы эш. Аның белән нефть һәм газ чыгару идарәләрендә нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехлары шөгыльләнә. «Азнакайнефть» идарәсенең әлеге цехы «Татнефть»тә иң өлкәннәрдән.