Archive by day Август 26, 2018

27 август, 7.10 – Туры элемтә.

27 август, 7.10 – Туры элемтә.

Республикабыз авыл хуҗалыгында кооперативлар оештыруга зур әһәмият бирелә. Яшьләрне бу мөһим эшкә җәлеп итү өчен махсус грантлар булдырылды. Аның шартлары нинди? Кемнәр катнаша ала? Хәзерге көнгә халык хуҗалыгының кайсы тармакларында аеруча күп кооперативлар оештырылган? Болар хакында туры эфирда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов  сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына  җавап бирәчәк. Тел. 5555513, […]

26 август.  “Тел күрке – сүз”.

26 август. “Тел күрке – сүз”.

Туган телебезне сөюче, аның сафлыгын сакларга омтылучы тыңлаучыларга адресланган бу тапшыруда филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән дәресне дәвам иттерә. Аннары без “Хәтер сандыгы” сәхифәсендә күренекле тел галиме Вахит Хаковның якты рухын искә алырбыз.

26 август. “Татарстан дулкынында”.

26 август. “Татарстан дулкынында”.

“Гасырлдар авазы – Эхо веков” журналында күркәм яңалык бар – ул елга дүрт тапкыр, квартал саен чыга башлады, аның килбәте дә үзгәреп, чибәрләнеп китте, европалашты. Шушы араларда гына безнең кулга бер-бер артлы быел чыккан ике саны килеп керде. Алар белән танышкач, без журналның баш Мөхәррире Данил Исмәгыйль улы Ибраһимов һәм биредә басылган кайбер мәкаләләрнең авторлары […]

26 август.  “Көмеш кыңгырау”.

26 август. “Көмеш кыңгырау”.

Бу көннәрдә без аеруча күтәренке күңел белән бәйрәм алды тантаналарын көтәбез. Тагын  берничә көннән  Татарстан республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итсәк,1нче сентябрь – белем көне буларак кадерле. Менә шушы ике бәйрәм шатлыгын   “Көмеш кыңгырау” тапшыруында катнашучы дусларыбыз белән   бүген үк сезгә  илтеп җиткерергә уйладык. Җәйге каникулның күңелле мизгелләре көзгә капка ачып, безне бәйрәмнәр аша  […]