Archive by month Сентябрь

30 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

30 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар.

30 сентябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

30 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Бүгенге тапшыруыбызны  балалар җырына багышларга  булдык.  Иртәгә  Халыкара  музыка көне билгеләп үтеләчәк. Чыннан да бүген безгә нинди җыр кирәк?  Кызыклы, мавыктыргыч, балачак дөньясын чагылдырган җырлар диярсез. Әйдәгез, композитор Ильһам Байтирәкнең  “Бәхетле балачак” исемле кантатасы аша җыр- музыка дөньясына алып керик әле сезне.

29 сентябрь. “Җиде көн”.

29 сентябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Казанда Татарстан Дәүләт Советының 2 утырышы узды. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40-нчы утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы сәясәте буенча еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Татарстан Президенты республикада иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тормышның төп аспектларын билгеләде. Болар турында һәм Татарстан […]

29 сентябрь. “Язучылар-балаларга”.

29 сентябрь. “Язучылар-балаларга”.

Бүген без шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты Факил Сафинның   әле яңа гына “Рухият” нәшриятында басылып чыккан “Әйдәгез, дуслашыйк!”  дигән китабы белән танышырбыз һәм авторның үзе белән әңгәмә тыңларбыз.

29 сентябрь. Әдәби-музыкаль программа.

29 сентябрь. Әдәби-музыкаль программа.

Бүгенге тапшыруларыбызны хәтер яңартып башлап җибәрик.  Хәзер без Татарстан радиосында озак еллар музыкаль тапшырулар мөхәррире улып эшләгән хөрмәтле коллегабыз Сиринә Латыйпова тарафыннан 1980 елларда ук әзерләнгән бер тапшыруга мөрәҗәгать итәрбез. Гомумән, аның тарафыннан эшләнгән тапшырулар, музыкаль программалар безнең фондта тулы бер бүлекне тәшкил итә. Һәм аларның эчендә дистәләгән, йөзләгән уникаль язмалар саклана. Кайвакыт аларны алып […]