Archive by day Сентябрь 5, 2018

5 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

5 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Тарих һәм халык… Болар бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Һәр ил, шәһәр, авылның, хәтта аерым бер нәселнең үзенчәлекле үткәне, тарихы бар… Нәсел тамырларыңны барлау, авылларыбызның тарихын белү  – һәммәбезнең изге бурычы.  Шөкер, соңгы елларда республикабызда бу мәсьәләгә игътибар бирелә башлады. Бөтендөнья татар конгрессы каршында Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте дә оешты. Соңгы елларда күп кенә авыл һәм районнарның тарихы көнкүреше […]

5 сентябрь.  “Старт”.

5 сентябрь. “Старт”.

Татарстан радиосы журналисты Рәкыйп Гаффар  Татарстанда спорт тормышына кагылышлы  тапшырулар циклын дәвам итә. Казан – Россиянең спорт башкаласы, авылда  спортның үсеше, дөнья күләмендәге чемпионатларга әзерләнү, районнар масштабындагы  ярышларны үткәрү – әлеге һәм башка темалар хакында спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм  спорт өлкәсендәге белгечләр  белән әңгәмәләр.

5 сентябрь. Туры элемтә.

5 сентябрь. Туры элемтә.

2018-2019 нчы елларның яңа уку елы башланды. Казан шәһәре мәгариф идарәсе  аңа ничек әзерләнде: ничә мәктәп, балалар бакчалары төзелде, ремонтланды, 1нче сыйныфка ничә бала килде, мәгариф турындагы яңа закон  таләпләренә туры китереп, быел  белем бирү ничек оештырылачак? Шулар хакында туры эфирда Казан шәһәре  мәгариф идарәсе җитәкчесе  Илнар Һидиятов сөйли.

5 сентябрь. “Юллар чатында”.

5 сентябрь. “Юллар чатында”.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ эшчәнлеге, республикабыз юлларындагы вәзгыять,  оператив мәгълүматлар, һәлакәтләрне киметү өчен  үткәрелә торган  акцияләр, рейдлар һәм башка агитация-пропаганда чаралары – болар барысы да “Юллар чатында” сәхифәсендә.