Archive by day Сентябрь 8, 2018

8 сентябрь. “Җиде көн”.

8 сентябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Узган атнаның төп вакыйгасы булып, Ратуша бинасында тантаналы рәвештә Татарстан дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиев химаясендә “Казан мәдәниятара диалог форумы” ачылды. Шулай ук узып баручы атнада Казан Халыкара мөселман кино фестивале башланып китте. Болар һәм атнаның башка әһәмиятле вакыйгалары турында тулырак “7 көн” информацион тапшыруында.

8 сентябрь. “Язучылар — балаларга”.

8 сентябрь. “Язучылар — балаларга”.

Бүгенге тапшыруыбыз күренекле татар балалар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышлана. 15 сентябрьдә аның тууына 110 ел тула. Тапшыруыбыз барышында  язучының ”Бик яхшы сабак алды ябалак”, “Куян кызы “ һәм  Абдулла Алишның  авылдашлары -  Көек мәктәбе укучылары башкаруында “Чукмар белән Тукмар” әкиятен  ишетербез.