Archive by day Сентябрь 9, 2018

9 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

9 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

Тапшыруда филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән теманы дәвам иттерә. “Хәтер сандыгы” сәхифәсендә 1970 елларда әзерләнгән тапшыру кабатлап бирелә. Тел галимнәре Габдеш Ваһапов һәм Салихҗан Кукляшев турындагы мәкалә легендар диктор Камал Саттарова укуында яңгырый.  

9 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

9 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген без сезнең игътибарга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Кунакханәнең түр башында  - күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Рузәл Йосыпов. Ул тиздән – 14 сентябрьдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

9 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

9 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Мәктәп –гимназияләрдә  башланып киткән  яңа уку елының беренче атнасын  уңышлы гына үтеп, мәктәп тәртипләренә күнегеп киләбез. Ә менә җәйге каникулда лагерьларда булуыбыз, анда алган тәэсирләр мөгаен ел дәвамында да онытылмас. Һәрхәлдә Испаниядә татар балалар лагерында ял итүче дусларыбыз шулай ди. Бүген без аларның  Испаниядәге татар балалар лагерында алган тәэсирләре турында үзләре сөйләвендә ишетербез.     […]