Archive by day Сентябрь 12, 2018

12 сентябрь.  “Яшьлек аланы”.

12 сентябрь. “Яшьлек аланы”.

Көтеп алган җәй дә тәмамланды. Бу көннәрдә мәктәпләрдә, югары уку йортларында, техникумнарда тулы куәткә укулар башланып китте. Җәй буена көч туплаган укучылар, яшь-җилкәнчәк кабат белем эстәргә кереште. Инде сез дә дусларыгыз белән күрешергә, җәй буена алган хис-кичерешләр белән уртаклашырга өлгергәнсездер. Һәрбер җәй безнең тормышта яңа эз калдыра. Безнең фикерләүләрне, тормышка карашыбызны үзгәртергә сәләтле. Студиябезнең бүгенге […]

12 сентябрь. «Татарстан дулкынында».

12 сентябрь. «Татарстан дулкынында».

Бу атналарда башкалабызга бөтендөньядан кино йолдызлары җыелды. Сәбәпчесе – XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале. Фестивальгә быел 56 илдән 967 фильм тәкъдим ителгән иде. Шулардан 65е сайлап алу турын үткән. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән картиналарның күбесе төрле кинофестивальләрдә катнашып призларга лаек булган фильмнар. Биредә катнашучы кинематографлар берничә елдан яңа фильмнары белән кабат […]

12 сентябрь. “Юллар чатында”.

12 сентябрь. “Юллар чатында”.

Татарстанның яшь юл инспекторлары Европа конкурсында көмеш медальләргә лаек булды. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү буенча Халыкара автомобиль Федерациясенең 33нче Европа белем бирү конкурсы 6-9 сентябрь көннәрендә Венгриянең Будапешт шәһәрендә узды. Татарстаныбыз укучылары әлеге турнирда 2009 елдан алып катнашып килә һәм ел саен бүләкләр алып кайта.