Archive by day Сентябрь 19, 2018

19 сентябрь. Композитор Луиза Хәйретдинова әсәрләре.

19 сентябрь. Композитор Луиза Хәйретдинова әсәрләре.

Бүген танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луиза Әхмәт кызы Хәйретдинова үзенең туган көнен, күркәм  юбилеен билгеләп уза. Бүгенге кичке музыкаль программабызны без ул иҗат иткән әсәрләрдән төзедек.

19 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

19 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

  Менә гомеребезнең тагын бер җәен кичеп алтын көзләргә дә килеп кердек. Җылы җәйләрнең узганына күңелләр әле ышанырга теләмәсә дә, көз инде беренче атналарыннан ук үзенекен итә. Бер көн алтынсу-кызгылт яфракларны чагылдырып кояш балкыса, икенче көнне күк йөзен болыт каплап ала да, берөзлексез елак яңгыр сибәли. Шулай да көз иҗат итү өчен иң уңайлы ел […]

19 сентябрь. «Старт».

19 сентябрь. «Старт».

Татарстан радиосы журналисты Рәкыйп Гаффар  Татарстанда спорт тормышына кагылышлы  тапшырулар циклын дәвам итә. Казан – Россиянең спорт башкаласы, авылда  спортның үсеше, дөнья күләмендәге чемпионатларга әзерләнү, районнар масштабындагы  ярышларны үткәрү – әлеге һәм башка темалар хакында спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм  спорт өлкәсендәге белгечләр  белән әңгәмәләр.

19 сентябрь. “Юллар чатында”.

19 сентябрь. “Юллар чатында”.

Хәерле иртә, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Татарстанда йөртү таныклыгын яңа пунктларда ташлама белән 15 минутта алырга  һәм алыштырырга мөмкин.          Шулай итеп, автомобиль хуҗасы дәүләт хезмәте порталы аша үз документларын бирә һәм үзенә уңайлы вакытта кабул итүгә языла ала. Сайт аша документларны рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлинасына 30 процент ташлама алып була. Юлларыгыз имин булсын!