Archive by day Сентябрь 22, 2018

22 сентябрь. “Җиде көн”.

22 сентябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Татарстан Президентының Малайзия һәм Сингапурга эш сәфәре нәтиҗәләре. Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Республика кырларыннан күпме уңыш җыелган. Бу нәтиҗәләргә ел дәверендә ниләр тәэсир иткән? Көз, традицион рәвештә, Казан театрларының сезоны ачылу вакыты. Тамашачыларны нинди премьералар белән сөендерәчәкләр? Болар һәм атнаның башка мөһим вакыйгалары турында “7 көн” информацион тапшыруында.

22 сентябрь. “Табигать дуслары”.

22 сентябрь. “Табигать дуслары”.

Без сезгә табигать үзгәрешләре турында кыскача мәгълүмат бирербез. Аннан үткәрелә торган чаралар турында әйтеп узарбыз. Шулай ук  табигать байлыклары турында сәхифә тыңларсыз.  Бакчаларыбызда өлгереп җиткән, витаминнарга бай кабак турындагы сәхифә дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

22 сентябрь. «Тормыштан суынма син».

22 сентябрь. «Тормыштан суынма син».

Менә тагын бер якты, яңа көнгә атлап кердек. Бу көн хәере белән килсен, гел игелектән генә торсын, эшләребез бәрәкәтле булсын, дигән теләк белән эшебезне башлап җибәрәбез. Хәзер игътибарыгызга «Тормыштан суынма син» дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Без аны шагыйрь Фәнис Яруллин шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзедек. Шигырьләрне 1980 еллар ахырында Илдус Сафин […]