Archive by day Сентябрь 23, 2018

23 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

23 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

Тел -  сөйләшү, аралашу чарасы гына түгел. Ул  халкыбызның  тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын да чагылдыра. Һәр төбәкнең үз диалекты, үзенчәлекләре бар. Бу тапшыруда күренекле галимнәр, язучылар халкыбызны  дөрес  сөйләшү, дөрес язу серләренә өйрәтә.

23 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

23 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген бездә тарихи көн, дип әйтсәк тә ярыйдыр, чөнки безне алда тарихи бер очрашу көтә. Башкортстаннан килгән олы кунаклар бар. Болар – туган телебездә каләм тибрәтеп, шигырьләре, жырлары белән безнең күңелләргә кергән ханымнар – шагыйрәләр Дилә Булгакова һәм Халисә Мөдәррисова.

23 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

23 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Бүген без   шушы көннәрдә генә кулыбызга  килеп кергән «Тылсымлы куллар»  журналы  һәм Чаллы каласында чыгып килә торган балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Көмеш кыңгырау» га күзәтү ясарбыз. Әлеге басмаларда  басылып чыккан дусларыбызның иҗатлары  белән танышырбыз.