Archive by day Сентябрь 26, 2018

26 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

26 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Казаныбызның Тукай урамында гаҗәеп бер йорт бар. Галиҗәнаб вакыт монда, әйтерсең, үзенең агышын туктата да, сине бермәлгә, тормыш ыгы-зыгысыннан аерып, ерак тарих, зур әдәбият дөньясына алып кереп китә. XIX гасыр азагы — XX гасыр башы гүзәл архитектура истәлеге булган әлеге бинада халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның Әдәби музее урнашкан. Иске Татар Бистәсенең күрке булган әлеге […]

26 сентябрь. “Старт”.

26 сентябрь. “Старт”.

Татарстан радиосы журналисты Рәкыйп Гаффар  Татарстанда спорт тормышына кагылышлы  тапшырулар циклын дәвам итә. Казан – Россиянең спорт башкаласы, авылда  спортның үсеше, дөнья күләмендәге чемпионатларга әзерләнү, районнар масштабындагы  ярышларны үткәрү – әлеге һәм башка темалар хакында спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм  спорт өлкәсендәге белгечләр  белән әңгәмәләр.

26 сентябрь.  “Яшьлек аланы”.

26 сентябрь. “Яшьлек аланы”.

Бәхет өчен күп кирәкми! Кайчандыр үз-үзеңә биргән вәгъдәңне җиренә җиткереп үтәү дә җитә! Бүген аланыбызга керергә әзер торган талантлы яшьтәшебез, җыр-моңнарыбызны сөюче Рамил Хәйретдинов турында да шулай дияргә мөмкин.

26 сентябрь. “Юллар чатында”.

26 сентябрь. “Юллар чатында”.

Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләр катнашында булган һәлакәтләр саны белән борчылуын белдерә. Көйләнми торган  җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарында вәзгыть аеруча катаулы: узган ел белән чагыштырганда бу урыннарда һәлакәтләр саны 8,2% ка арткан, шул ук вакытта «зебра» да балаларны таптату  11,3% ка арткан. Тукай районы Мәләкәс мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеген саклаучы яшь инспекторлары районның ЮХИДИ хезмәткәрләре белән […]