Archive by day Октябрь 1, 2018

1 октябрь.  “Сердәшханә”.

1 октябрь. “Сердәшханә”.

Бүген өлкәннәр көне. Шул уңайдан  иң матур теләкләребез –өлкәннәргә. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  Халыкара музыка көне уңаеннан  радиобыз фондыннан  күренекле композитор Рөстәм Яхинның музыка турындагы чыгышын тыңлап, авторның кайбер җырларын ишетербез.

1 октябрь. «Яңа көн».

1 октябрь. «Яңа көн».

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Төрле авыруларга, бигрәк тә гриппка каршы прививкалар ясату өлкәннәр сәламәтлегенә ничек йогынты ясый? Бала чакта прививка ясатмаган очракта картайгач бала-чага авырулары йогу куркынычы юкмы? Идел буе федераль округының баш фтизиатры профессор Равил Вәлиев шулар хакында сөйләячәк.

1 октябрь.  “Нефть чыккан якларда”.

1 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

«Татнефть» үзендә озак еллар тырыш хезмәт куйган, хәзер лаеклы ялда булган ветераннарына даими игътибары һәм ярдәме белән билгеле. Бу — бүген билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көнендә генә түгел, ел дәвамында шулай.