Archive by day Октябрь 3, 2018

3 октябрь.  “Яшьлек аланы”.

3 октябрь. “Яшьлек аланы”.

Безнең бүгенге тапшыруда: -Яшьләр дөньясыннан соңгы хәбәрләр. -“Агач – җимеше белән, кеше – эше белән матур”. Россия җыелма командасы Будапештта EuroSkills һөнәри осталык буенча Европа чемпионатын җиңү белән тәмамлады. Милли җыелма составына Татарстаннан 6 вәкил керде, алар өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Җиңүчеләргә 700 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырачаклар. Чемпионатта 28 илдән 600 […]

3 октябрь. «Татарстан дулкынында».

3 октябрь. «Татарстан дулкынында».

“Тел – халык күңеленең кыңгыравы”, — дибез. “Халкымның тәкъдир-язмышы – төрле дәверләрдә баш июе дә, баш чөюе дә, әрнүле ярасы да, бәхетле күз карасы да, чая матурлыгы да, аяусыз батырлыгы да – ана телебездә чагыла!”, – дип яза күренекеле язучы Марсель Галиев. Телне өйрәнми торып, халыкның тарихын да нигезле итеп белеп булмый. Бала да үз […]

3 октябрь. «Старт».

3 октябрь. «Старт».

Балык Бистәсе районының Кече Әшнәк  авылы егете, бүген Казан архитектура  һәм төзелеш университетының  спорт сараенда даими  күнегүләр алып баручы һәм шуның белән бергә әле яшьләрне  шушы төргә әзерләүдә тренер буларак үзеннән зур өлеш кертүче Илдус әфәнде  Хәбибуллин белән әңгәмә.  

3 октябрь. “Яңа көн”.

3 октябрь. “Яңа көн”.

   5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне. Һөнәри  бәйрәм уңаеннан Казан шәһәре  мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов һәм 2нче лицей-интернат укытучысы Рашат Якупов мәгариф системасындагы яңалыклар турында сөйләячәкләр һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәкләр.

3 октябрь. «Юллар чатында».

3 октябрь. «Юллар чатында».

Сәхифәбезнең бүгенге чыгарылышын өлкәннәргә  багышларга булдык. Чөнки бу көннәрдә республикабызда өлкәннәр ункөнлеге уза. Шул унайдан төрле оешма-предприятиеләрдә ветераннарны хөрмәтләү чаралары оештырыла, социаль, мәдәни учреждениеләр акцияләр уздыра. Республика буенча ЮХИДИ идарәсе кичә Өлкәннәр көненә багышлап машина йөртү осталыгы буенча конкурс үткәрде. Республика этабына районнарда уздырылган «Автобабай» бәйгеләрендә җиңүчеләр килде. Бу көннәрдә өлкәннәребез адресына яңгыраган ихлас рәхмәт […]