Archive by day Октябрь 7, 2018

7 октябрь. “Тел күрке – сүз”.

7 октябрь. “Тел күрке – сүз”.

Туган телебезне камил рәвештә өйрәнергә омтылучы тыңлаучыларга адресланган бу тапшыруда филология фәннәре докторы Илдар Низамов «Тел һәм жыр» дип исемләнгән теманы дәвам иттерә. Аннары «Хәтер сандыгы» сәхифәсендә без данлыклы диктор Камал Саттарова тавышын тыңларбыз.

7 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

7 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Тыңлаучы игътибарына «Кызыклы очрашулар кунакханәсе» сәхифәсе тәкъдим ителә. Кунагыбыз – Данил Салихов. Драматург, прозаик. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Сажидә Сөләманова, Гамил Афзал исемендәге премияләр лауреаты. Хәзерге вакытта эш урыны – Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе.

7 октябрь. “Көмеш кыңгырау”.

7 октябрь. “Көмеш кыңгырау”.

5 октябрьдә без Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттек. Без дә бүгенге тапшыруыбыз аша   дусларыбызның  укытучыларына  ихластан әйтелгән олы  рәхмәтләрен бергәләп тыңларбыз. Аннан соң Казан шәһәре Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгенең  татар театр мәктәбенә йөрүче дусларыбыз белән сөйләшербез.