Archive by day Октябрь 8, 2018

8 октябрь. “Сердәшханә”.

8 октябрь. “Сердәшханә”.

Тапшыруыбыз кунагы, әле быелгы уку елында гына укытучы һөнәренең авыр да, мактаулы да икәнлеген тату бәхетенә ирешкән яшь укытучы Айзирәк Садыйков.  Айзирәк Садыйков белән без бүген укытучы буларак беренче адымнары һәм аның үзе сайлаган  фәненә карата фикерләрен ишетербез.

8 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

8 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Иртәгә Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең зур Гала-концерты узачак. Анда татар эстрадасының легендалары һәм яшь талантлы җырчылар, фестивальнең лауреатлары чыгыш ясаячак. Концертта нинди сюрпризлар булачак, быелгы иҗат сезонына Рәшит Ваһапов фонды нинди планнар белән керде? – бу турыда бүген без фондның пи-ар менеджеры Айбикә Фәттахова һәм яшь, талантлы җырчы, Ваһапов фестивале лауреаты […]

8 октябрь. «Яңа көн».

8 октябрь. «Яңа көн».

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәре  һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә җыена. 9 нчы октябрьдә Президентыбыз республикабыз башкаласында  хезмәт алдынгыларын кабул итәчәк. Быелгы  икътисади һәм табигый шартлар  авыл хуҗалыгына  ничек йогынты ясады? Бәяләр мәсьәләсе ничек хәл ителә? Нинди катлаулы мәсьәләләр алга барырга комачаулый? Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулар турында сөйли.