Archive by day Октябрь 9, 2018

9 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

9 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы –  рәссам Илдар Вәлиуллин.  Аның белән булган әңгәмә барышында  берникадәр кылкаләм остасының  иҗатын барларбыз. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  узган атнада гына  арабыздан китеп барган Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы Искәндәр Рафыйковны искә алырбыз. Тапшыруыбыз ахырында игьтибарга күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең “Гөлләр көзен саргаялар” дигән хикәясен тәкьдим итәбез.

9 октябрь.  “Пар канатлар”.

9 октябрь. “Пар канатлар”.

Октябрь — Татарстанның халык язучысы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның туган ае. Быел аның тууына 90 ел. Күренекле әдип Татарстан радиосы тапшыруларында, бигрәк тә телебез җәүһәрләрен саклауга кагылышлыларында даими катнаша иде. Гаиләсенә килгәндә, алар хатыны — Татарстанның атказанган табибәсе Руфинә ханым белән бер ул, бер кыз үстерделәр. Безнең алтын фондыбызда аларның татар […]