Archive by day Октябрь 17, 2018

17 октябрь. «Яшьлек аланы».

17 октябрь. «Яшьлек аланы».

Бүгенге программабызның төп темасы: бик тиздән, 27 октябрь көнне, Татарстанда һәм дөньяның башка шәһәрләрендә “Яз” дип исемләнгән татарча диктант үтәчәк. Һәм без турыдан-туры эфирда әлеге чараны оештыручылар – БТЯФ рәисе Тәбрис Яруллин, филология фәннәре кандидаты, КФУ Л.Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гөлназ Ринат кызы Могътәсимова белән әңгәмә корачакбыз.

17 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

17 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

“Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын, вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр», – дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Чыннан да халык җырлары, моңнары гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, бабаларыбыз тарафыннан калдырылган […]

17 октябрь. «Старт».

17 октябрь. «Старт».

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, танылган  хөкемдар Атлас Гафиятов белән татарча көрәш буенча  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән  турнир, аның нәтиҗәләре хакында җентекле әңгәмә.

17 октябрь. Туры элемтә.

17 октябрь. Туры элемтә.

Республикада экологик вәзгыять нинди халәттә? Экологик мәсьәләләрне хәл итүнең нинди юллары бар? Бу сорауларга туры эфирда Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров җавап бирәчәк.

17 октябрь.  “Юллар чатында” .

17 октябрь. “Юллар чатында” .

Бу көннәрдә Татарстан республикасында юлларга кагылышлы күпсанлы чаралар уза. Кичә Казан Экспо күргәзмәләр үзәгендә “Юл – 2018” махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлады. Бүген Чаллы юлының төзекләндерелгән өлешләре хәрәкәт өчен ачыла. Казанның юл хезмәтләре кышны каршы алырга әзер. Ни дәрәҗәдә икәнен беренче күләмле явым-төшемнәр күрсәтер. Башкалада юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәкләре эшли. Алар юлда йөрүчеләргә нинди мөмкинлекләр бирә? […]