Archive by day Октябрь 23, 2018

23 октябрь. Концертлар.

23 октябрь. Концертлар.

Көндезге концерт. Фәхри Насретдинов, Әлфия Заһидуллина концерты. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Фәхри Насретдинов һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Заһидуллина язмалары.

23 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

23 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. И. Фешин исемендәге Россия сәнгать академиясе премиясе лауреаты  Газиз Гыйльметдин улы Гобәйдуллинның   «Хәзинә” милли сәнгать галереясендә  шәхси күргәзмәсе ачылды. Бүгенге тапшыруда әлеге күргәзмәдән кыскартылган язма тыңларбыз. Тапшыруыбызның икенче өлешендә радиобыз фондыннан танылган шагыйрә Лена Шагырьҗанның үзе  укуында язып алынган  шигырьләрен тәкьдим итәрбез.

23 октябрь. “Пар канатлар”.

23 октябрь. “Пар канатлар”.

Республикабызда  танылган шәхес, олыгаеп барган көннәрендә “Тулгак”, “Өзелгән өмет”, “Газзәбану” әсәрләрен иҗат итеп, язучы буларак танылган Гөлчәчәк Галиеваның тууына 90 ел булды. Алар яраткан ире һәм фикердәше, техник фәннәр докторы, озак еллар  Казан компрессор заводы директоры булган Әхмәт  Мөхетдин улы белән 63 елдан артык бәхетле  гаилә булып, бакыйлыкка да бер-бер артлы күчтеләр һәм икесе дә […]