Archive by day Октябрь 31, 2018

31 октябрь. “Яшьлек аланы”.

31 октябрь. “Яшьлек аланы”.

Бүген без сезне дөньядагы иң зур байлык — сәламәтлек турында сөйләшергә чакырабыз. Бигрәк тә тешләр сәламәтлеге хакында. Халкыбыз бу уңайдан: «Тешең булганда таш кимер» дип юкка гына әйтмәгәндер. Галимнәр әйтүенчә, тешләр — кеше яшәешендә мөһим роль уйный. Организмның сау-сәламәт булуы нәкъ менә тешләргә бәйле. Кеше үзе тукланган нәрсәләрдән тора диләр. Ә без бу гыйбарәне тулыландырып, ризыкны […]

31 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

31 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Гадәттә тапшыруларыбызга сәнгать әһелләре, әдәбият вәкилләрен чакырсак, бүгенге әңгәмәбез берникадәр үзгәрәк – табиб тормышы һәм сәламәтлек хакында барыр. Хәер, ак чәчәкләргә тиңләрдәй шәфкать ияләребезнең хезмәте үзе бер сәнгать түгелмени?! Кайбер табиблар турында: “Даруы – дәва, сүзе йөрәккә май диләр”… Авыруларны бөтен күңел җылыңны биреп дәвалаганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкиндер. Бүгенге кунагыбыз да әнә шундый […]

31 октябрь. “Старт”.

31 октябрь. “Старт”.

Физкультура хәрәкәтенең, спортның һәм аерым алганда, милли  көрәшебезнең кешене шәхес итеп тәрбияләү хакында язма. Әңгәмәдәш – Татарстанның ветеринария хезмәте  идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев. (2 нче тапшыру).

31 октябрь. “Юллар чатында”.

31 октябрь. “Юллар чатында”.

Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов Дәүләт автоинспекциясенең һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсында беренче урын алды. Бүген, 31 октябрьдә, укучыларның көзге каникуллары башлана. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне сак һәм игътибарлы булырга өнди. Узган ялларда Татарстан юлларында беренче юеш кар яуды. Кискен начарланып киткән һава торышына йөртүчеләрнең күпчелеге әзер булмавы ачыкланды.  Шәһәр һәм трасса юлларында […]

31 октябрь.  “Нефть чыккан якларда”.

31 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Әле яңарак кына  республикабыз нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртә башлауның 75 еллыгын зурлап  билгеләп үтте. Тарихи кыйммәтле елъязмалар  бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендәге нефть музеенда сакланып килә. Монда республикабыз нефть сәнәгате үсешең беренче елларыннан хәзерге чорга кадәр үткән юлны чагылдырган гаҗәеп күп тарихи экспонатлар бар. Бу көннәрдә үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үткән музей турында әзерләнгән тапшыруны […]