Archive by month Октябрь

29 октябрь.  “Сердәшханә”.

29 октябрь. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары -  Казанның 149нчы лицеенда белем алучы  өлкән сыйныф укучылары. Тырышып укып, сынауларга әзерләнүче дусларыбызның  уй- хыяллары да зурдан. Шулар һәм башкалар турында без аларның үзләре сөйләвендә шетербез.

29 октябрь. «Яңа көн».

29 октябрь. «Яңа көн».

Бүгенге эфир спортның кешене шәхес итеп тәрбияләүдәге роленә багышлана. Героебыз  — Татарстан Министрлар Кабинетының   Баш ветеринария  хезмәте идарәсе башлыгының беренче урынбасары,  татарча көрәш буенча Татарстан чемпионы Айрат Гәрәев.

29 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

29 октябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Комсомолның 100 еллыгына. Татарстан нефть предприятиеләрендә  комсомол — яшьләр коллективлары иң беренчеләрдән булып оешкан. Азнакайдан нефтьче-ветеран, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ниһать ага Мозаффаров истәлекләре белән уртаклаша.

28 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

28 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов быел Рәшит Ваһапов исемендәге мәртәбәле премиягә лаек булды. Бу Татарстан радиосы коллективы өчен дә, аны тыңлаучылар өчен дә икеләтә сөенеч, чөнк Рафаэль абыебыз нәкъ менә безнең радио ветераны, 40 елдан артык музыкаль тапшырулар редакторы булып эшләгән коллегабыз.  Әле дә ул безнең эшләребез белән кызыксынып яши, киңәшләре белән булышып тора. Менә […]