Archive by month Ноябрь

15 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

15 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

Быел танылган композитор, педагог, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Заһидулла улы Яруллинның тууына 80 ел тулды. Күптән түгел Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында композитор истәлегенә багышланган кичә узды. Ул Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан оештырылган иде. Бүген без игътибарыгызга шушы кичәнең берникадәр кыскартылган язмасын тәкъдим итәбез. Кичәне Идел […]

14 ноябрь. “Яшьлек аланы”.

14 ноябрь. “Яшьлек аланы”.

Бу тапшыру актив,  күңелле һәм кызык тормыш белән яшәүче яшьләр өчен әзерләнә. Без Саба районы Явлаштау авылына юл тотабыз. Безне мавыктыргыч, кызыклы сәфәр көтә. Без аны Казан-Иштуган станциясенә кадәр электричкада үтәрбез…

14 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

14 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар.

14 ноябрь. «Старт».

14 ноябрь. «Старт».

Физкультура хәрәкәтенең, спортның һәм аерым алганда, милли  көрәшебезнең кешене шәхес итеп тәрбияләү хакында язма. Әңгәмәдәш – Татарстанның ветеринария хезмәте  идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев. (2 нче тапшыру)

14 ноябрь. Туры элемтә.

14 ноябрь. Туры элемтә.

Быелгы көз  авыл эшчәннәренә булган уңышны тулысынча җыеп алу мөмкинлеге бирсә дә, көннәрнең коры торуы киләсе ел уңышына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Җирдә  дым бик аз,  язын  сугару  системасын киң кулланырга туры килү ихтималы бар. “Татмелиоводхоз” федераль дәүләт бюджет оешмасы бу кыенлыкларны җиңүгә ничек әзерләнә? Сугару агрегатлары җитештерү буенча яңа төзелгән завод үзен аклыймы? “Татмелиоводхоз” […]

4 ноябрь.  “Нефть чыккан якларда”.

4 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Әлеге циклда  без  нефть өлкәсендәге ветераннар хакында сөйләвебезне дәвам итәбез. Аларның беренче  нефть ятмаларын табу, сугыш вакытында һәм аннан соңгы  тыныч тормыштагы хезмәтләре хакында истәлекләре яңгырый. «Лениногорскнефть»  идарәсендә озак еллар эретеп ябыштыручы булып эшләгән, бу һөнәрнең серләрен күпләргә өйрәткән Җәмил ага Әһлиуллин белән әңгәмә.

14 ноябрь. “Юллар чатында”.

14 ноябрь. “Юллар чатында”.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ эшчәнлеге, республикабыз юлларындагы вәзгыять,  оператив мәгълүматлар, һәлакәтләрне киметү өчен  үткәрелә торган  акцияләр, рейдлар һәм башка агитация-пропаганда чаралары – болар барысы да “Юллар чатында” сәхифәсендә. «Дакар-2019» ралли-марафонына китәралдыннан «КАМАЗ-мастер»  командасы Алабугарайонының «Тарловка» сынау полигонындатрадицион смотр уздырды. Спортчылар беләнТатарстан Президенты Рөстәм Миңнехановочрашты.    Ралли-марафон Перуда 2019 елның 6 гыйнварында старт алачак. Руль артында утыручылар өчен юлларның торышы – иң әһәмиятле факторланың берсе. Кышкы чорда бигрәк тә. Татарстан Министрлар Кабинетында юл хезмәтләренең кышкы чорга әзерлеге […]