Archive by day Ноябрь 4, 2018

4 ноябрь.  “Тел күрке – сүз”.

4 ноябрь. “Тел күрке – сүз”.

Туган телне сөюче дусларыбызга адресланган тапшыруда  филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән теманы дәвам иттерә. Аннары тыңлаучы игътибарына Туфан Миңнуллинның «Килен белән кайнана» дип исемләнгән хикәясе Ирек Баһманов язмасында тәкъдим ителә.

4 ноябрь.  “Татарстан дулкынында”.

4 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Күптән түгел Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең  Гала-концерты узды. Бүген 11 сәгать 10 минутта сез кичәнең берникадәр кыскартылган беренче өлешен ишеттегез. Хәзер концертның дәвамын тыңлый аласыз.

4 ноябрь. Ял концерты.

4 ноябрь. Ял концерты.

Күптән түгел Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Әлеге концерт ел саен республикабызның музыкаль тормышында зур бәйрәмгә әверелә.  Биредә олпат җырчы-музыкантлар белән бергә фестивальнең лауреатлары, республикабызның яшь талантлары катнашты. Бүген без сезгә әлеге кичәнең берникадәр кыскартылган радиовариантын тыңларга тәкъдим итәбез.

4 ноябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

4 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Көзге каникул дәвам итә.  Рәхәтләнеп ял итеп, музей- театрларга йөрергә дә җай чыкты. Каникул көннәрендә китап укырга да, cәнгать һәм  спорт түгәрәкләренә йөрергә дә вакытыбыз күбәйде. Каникул башланган көннәрдә без Казан шәһәре Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче татар театр мәктәбендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышып  кайткан идек. Бүгенге тапшыруда сез аларның кайберләре […]