Archive by day Ноябрь 6, 2018

6 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

6 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген – 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.   Бәйрәм алды көннәрендә Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев белән очрашу узды. Әлеге чарадан безнең репортаж. Тапшыруыбыз ахырында  шагыйрь, Г.Тукай исемендәге  дәүләт премиясе лауреаты Газинур Моратның үзе укуындагы шигырьләрен ишетерсез.

6 ноябрь.  “Пар канатлар”.

6 ноябрь. “Пар канатлар”.

Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова  -  катлаулы язмышлы җырчы.  Ул  ятимлек ачысын да кичерә, олыгаеп барган көннәрендә  ятим калган  4 балага  әни булып та килә. Ире Габделхак үлгәннән соң да  үги балалары  (ә ул балалар аны  үз әниләре кебек күрәләр)  Флера Сөләйманованы кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Тапшыруда сүз шул хакта бара, популяр җырчылар башкаруында җырлар яңгырый.