Archive by day Ноябрь 7, 2018

7 ноябрь. «Яшьлек аланы».

7 ноябрь. «Яшьлек аланы».

Бәхет өчен күп кирәкми! Кайчандыр үз-үзеңә биргән вәгъдәңне җиренә җиткереп үтәү дә җитә! Бүген аланыбызга керергә әзер торган талантлы яшьтәшебез, җыр-моңнарыбызны сөюче Рамил Хәйретдинов турында да шулай дияргә мөмкин.

7 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

7 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

  Бүген – Татарстан радиосының туган көне. “Казан сөйли!” Моннан төгәл 91 ел элек – 1927  елның 7 ноябрендә  Татарстан радиосы  менә шушы сүзләр белән  дөньяга аваз салган. Бәйрәм уңаеннан студиягә популяр тапшырулар авторлары, озак еллар эшләп тыңлаучылар ихтирамын казанган журналистлар чакырылган иде. Алар радио коллективында сакланган традицияләр, бүгенге эшчәнлек, ветераннар һәм яшь иҗатчылар хезмәтләре […]

7 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

7 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

7 нче ноябрьдә Азнакайда уңыш бәйрәме — игенчелектә һәм терлекчелектә быелгы эшләргә кайбер нәтиҗәләр ясау һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү узачак. Соңгы елларда район авыл хуҗалыгы өлкәсендә шактый алга китеш ясады. Биредә ел саен тотрыклы югары уңыш җыеп алына, терлекчелектә исә элек мактаулылар рәтеннән астарак булган Азнакай хәзер шулай ук ышанычлы рәвештә […]

7 ноябрь. “Юллар чатында”.

7 ноябрь. “Юллар чатында”.

Агымдагы елның 9 аенда республика юлларында 3 301 һәлакәт килеп чыккан, 272 кешенең гомере өзелгән, 4 меңнән артык кеше җәрәхәтләр  алган. Әлеге күрсәткечләр узган елгылардан түбәнрәк булса да, һәлакәтләр һәм корбаннар санын киметү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк. Узган атнада Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә 2018 елның 9 ае нәтиҗәләренә багышланган утырыш булды.