Archive by day Ноябрь 12, 2018

12 ноябрь.  “Сердәшханә”.

12 ноябрь. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары -  максатчан грант отып Казан федераль университетында  белем алучы студентлар. Алар белән штаттан тыш хәбәрче Айзилә Шәймөхәммәтова сөйләшеп кайтты.

12 ноябрь.  “Татарстан дулкынында”.

12 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

  16 нчы ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Татар кызы -2018” конкурсының дөнья күләм финал өлеше булачак. Бүгенге тапшыруда без шушы конкурсның оештыручылары һәм катнашучылары белән аралашырбыз.    

12 ноябрь. Туры элемтә.

12 ноябрь. Туры элемтә.

Быелгы көз авыл эшчәннәренә  кыр эшләрен ахырына кадәр төгәл итеп башкару мөмкинлеген бирде. Техник культуралар, шикәр чөгендере, бәрәңге, бөртеклеләр тулысынча җыеп урнаштырылды, хәзер бөртек өчен үстерелгән кукурузны һәм көнбагышны җыеп суктыру төгәлләнеп килә. Гомумән, игенчеләребез кышка нинди кәеф белән керәләр? Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов белән туры эфирдагы әңгәмә […]