Archive by day Ноябрь 18, 2018

18 ноябрь.  “Тел күрке – сүз”.

18 ноябрь. “Тел күрке – сүз”.

Туган телне сөючеләргә адресланган тапшыруыбызда тыңлаучы игътибарына Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның “Моңлы тел” дигән язмасы тәкъдим ителә. Аннары язучы Адлер Тимергалинның “Миллият сүзлеге”н укубызны дәвам итәрбез.

18 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

18 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Тагын бер атнадан – 25 ноябрь көнне шагыйрь, әдәбият галиме, тәрҗемәче Шамил Анакның тууына 90 ел тула. Яшьрәк буын тыңлаучыларыбызга, бәлки, бу исем әллә ни таныш та түгелдер. Дөреслеккә хилафлык булмасын, үзебез дә әле бер атна элек кенә нәкъ шул хәлдә идек. Бу шагыйрьнең исемен, әлбәттә, ишеткән бар иде, бәлки шигырьләренә дә күз салгалаган булгандыр, […]

18 ноябрь.  “Көмеш кыңгырау”.

18 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты  Шәүкәт  Галиевның тууына  тагын ике  көннән 90 ел тула.  Ничә буын балаларын үзенең шаян-шук, самими шигырьләре белән тәрбияләп үстергән Шәүкәт абыйны бүгенге тапшыруда бергәләп искә алырбыз. Тапшыруыбыз ахырында Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе укучысы Лилия Әхмәдуллина белән танышырбыз.