Archive by day Ноябрь 19, 2018

19 ноябрь. Радиоотчет.

19 ноябрь. Радиоотчет.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 43 нче утырышыннан радиоотчет. Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 43 утырышы булды. Анда төп мәсъәлә буларак “2019, 2020 һәм 2021 нче елларның план чорына Республика бюджеты турында закон проекты” икенче укылышта каралды һәм тулаем кабул ителеп, имзалау өчен Татарстан Президентына юлланачак. “Яңалыклар”ның махсус чыгарылышында шушы һәм сессиядә күтшрелгән башка мәсъәләләр яктыртыла.

19 ноябрь. Туры элемтә.

19 ноябрь. Туры элемтә.

Хөрмәтле тыңлаучыларыбыз, әгәр даими телевизор карап барасыз икән, андагы бер мөһим үзгәрешне, яңа бер канал барлыкка килүен инде сизәргә өлгергәнсездер. Бик кирәкле һәм мөһим һәр татар гаиләсенең тугрылыклы дусты, тәрбиячесе булырга тиешле бу канал – “Шаян ТВ” дип атала. Әйе, моннан нәкъ бер атна элек ул эфир киңлекләренә аваз салды. Шул уңайдан студиябез кунаклары – […]

19 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

19 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Татарстан нефтенә — 75 ел! Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче нефтьче — ветеран, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, СССР Дәүләт бүләге иясе, СССРның һәм Татарстанның атказанган нефтьчесе Тәлгать ага Фәсхиев белән әңгәмә.