Archive by day Ноябрь 21, 2018

21 ноябрь.  “Яшьлек аланы”.

21 ноябрь. “Яшьлек аланы”.

21 ноябрь — Халыкара телевидение көне. Әгәр даими телевизор карап барасыз икән, андагы бер мөһим үзгәрешне, яңа бер канал барлыкка килүен инде сизәргә өлгергәнсездер. Бик кирәкле һәм мөһим һәр татар гаиләсенең тугрылыклы дусты, тәрбиячесе булырга тиешле бу канал – “Шаян ТВ” дип атала. Әйе, моннан нәкъ бер атна элек ул эфир киңлекләренә аваз салды. Шул […]

21 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

21 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар. “Талантның ике канаты була: берсе – халык, икенчесе – хезмәт”. Күренекле язучы Аяз Гыйләҗевнең әнә шундый сүзләре бар. Бу гыйбәрәне искә төшерүем юкка гына түгел. Бүгенге тапшыруыбызның кунагы да […]

21 ноябрь. “Старт”.

21 ноябрь. “Старт”.

Татарстан радиосы журналисты Рәкыйп Гаффар  Татарстанда спорт тормышына кагылышлы  тапшырулар циклын дәвам итә. Казан – Россиянең спорт башкаласы, авылда  спортның үсеше, дөнья күләмендәге чемпионатларга әзерләнү, районнар масштабындагы  ярышларны үткәрү – әлеге һәм башка темалар хакында спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм  спорт өлкәсендәге белгечләр  белән әңгәмәләр.

21 ноябрь. “Юллар чатында”.

21 ноябрь. “Юллар чатында”.

Казанда Дәүләт автомобиль инспекциясе автобус йөртүчеләрен тикшерү максатыннан чираттагы рейдка чыкты. Дәүләт Советының 43 утырышында «Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» закон проекты каралды. Кайбер территорияләрдә түләүле парковкаларны тыюны күздә тоткан Татарстан законы проекты беренче укылышта кабул ителде. Парламент утырышында «2016-2021 елларга һәм алга таба 2030 елга кадәр транспорт комплексын үстерү […]

21 ноябрь, 7.10 – Туры элемтә.

21 ноябрь, 7.10 – Туры элемтә.

«Салым түләр вакыт җитте». 21 нче ноябрьдә  салым  инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. 5 нче санлы  районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе, Татарстанның атказанган икътисадчысы Мөнир Шәйдуллин  туры эфирда катнашып,  һөнәри  бәйрәмне ничек каршылаулары, “Ачык ишекләр көне”  нәтиҗәләре һәм  3 нче декабрьгә кадәр  салым түләүне төгәлләргә кирәклеге турында сөйләячәк, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Тел. […]