Archive by day Ноябрь 24, 2018

24 ноябрь.  “Җиде көн”.

24 ноябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлегенә кагылышлы яңалыклар күп булды: дүшәмбедә чираттагы бишенче утырыш булды; сишәмбе көнне ТАССР Югары Советының беренче чакырылышына 80 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Бу чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Республика җитәкчелеге катнашты. Моннан тыш, Президент Рөстәм Миңнеханов күп кенә очрашулар үткәрде. […]

24 ноябрь. “Табигать дуслары”.

24 ноябрь. “Табигать дуслары”.

Тапшыруда  көзнең кышка кул сузган шушы вакытында  табигатьтә күзәтелә торган  үзгәрешләр турында сөйләрбез. “Кызыклы мәгьлуматлар” рубрикасында  дельфиннар турында язма һәм кактус үсемлекләренең безгә билгеле булмаган кайбер үзенчәлекләре турында ишетербез.

24 ноябрь.  Әдәби-музыкаль программа.

24 ноябрь. Әдәби-музыкаль программа.

Иртәгә — 25 ноябрь көнне шагыйрь, әдәбият галиме, тәрҗемәче Шамил Анакның тууына 90 ел тула. Шул уңаудан без аның якты исемен һәм иҗатын халык хәтерендә яңартып торучыларның берсе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге һәм Россия Федерациясенең дәүләт премияләре лауреаты Ренат Харис белән очраштык.