Archive by day Ноябрь 26, 2018

26 ноябрь. “Сердәшханә”.

26 ноябрь. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары -  Казанның 149нчы лицей укучылары.  Өлкән сыйныфта укучыларның һәрберсе дә бүген имтиханнарга  әзерләнә, киләчәктә үзләре сайлаган уку йортына кереп, ныклы белем алырга тели. Шулар һәм башкалар турында  аларның үзләре сөйләвендә ишетербез.

26 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

26 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар. Тапшыру “Безнең мирас” журналының ноябрь ае санына күзәтүдән гыйбарәт. Басманың 11 нче санында урын алган мәкаләләргә анализны без журналының баш мөхәррире, язучы […]

26 ноябрь. «Яңа көн».

26 ноябрь. «Яңа көн».

Республика хуҗалыкларында кооперативлар оештыруга зур игътибар бирелә. Эшнең оештырылышы һәм бу уңайдан дәүләт ярдәме турында туры эфирда Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Низаметдинов  һәм Биектау районының “Латыйпов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Латыйпов сөйли.

26 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

26 ноябрь. “Нефть чыккан якларда”.

Халыклар Дуслыгы ордены иясе, «Татнефть»нең шәрәфле нефтьчесе, Лениногорск шәһәре һәм районының мактаулы гражданины Илгизәр ага Гәрәевның «Лениногорскнефть» идарәсендәге хезмәт чоры гына да 55 ел тәшкил итә. Ветеран белән әңгәмә.