Archive by day Ноябрь 28, 2018

28 ноябрь. “Яшьлек аланы”.

28 ноябрь. “Яшьлек аланы”.

1. Бу көннәрдә Казанда бишенче тапкыр «Россия студентлары гүзәле» Илкүләм талантлар конкурсы үтте. Анда Пенза дәүләт университеты студенты Алина Зарейник җиңү яулады. Конкурсның финалы Казанда узды, анда Россиянең 6 федераль округыннан 12 студент кыз катнашты. Конкурс барган көннәрдә конкурста катнашкан Казан кызы Лилия Заһидуллина һәм ил күләмендә үткәрелә торган бу конкурсны оештыручыларның берсе – Руслан […]

28 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

28 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар.

28 ноябрь. “Актуаль интервью”.

28 ноябрь. “Актуаль интервью”.

Татарстан телевидениесе тапшыруларын  тамашачыларга  ирештерүдә  яңалыклар көтелә: аналог телевидениесе акрынлап цифрлыга күчә бара. Бу яңалык нидән гыйбарәт, кулланучылар мәнфәгатьләренә зыян салмыймы? Болар хакында туры эфирда Татарстан республикасы  радио һәм телевидение тапшырулары үзәгенең  баш инженеры урынбасары  Ринат Фәйзрахман улы Сабитов сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.    

28 ноябрь. “Старт”.

28 ноябрь. “Старт”.

Көрәш белгече, танылган тренер Миңләхмәт Мөхәммәтҗанов белән спортчыларны әзерләү, көрәш кагыйдәләренә  үзгәрешләр кертү зарурлыгы һәм көрәш алымнарын камилләштерү хакында  тапшыру. (1 нче тапшыру)

28 ноябрь.  “Юллар чатында”.

28 ноябрь. “Юллар чатында”.

Казанда пассажирлар йөртүне  гамәлгә ашыручы транспорт чаралары даими  тикшерелеп тора. Чираттагы рейдны ЮХИДИ хезмәткәрләре  кичә үткәрде. Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр өчен кан тапшырды. Традицион донор акциясе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә туры китерелгән иде. Казанда муниципаль парковкаларның 2019 елда түләүсез эш режимы билгеләнде. Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия […]

28 ноябрь. Туры элемтә.

28 ноябрь. Туры элемтә.

25 ноябрьдә Әниләр көне билгеләп үтелде. “Ак калфак” җәмәгать оешмасы шул уңайдан төрле чаралар үткәрде. Оешма җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова татарлар яшәгән төбәкләрдә үткәрелгән чаралар турында сөйләячәк, шулай ук яшь буынны гаилә тормышына әзерләү турында үз фикерләрен  белдерәчәк.