Archive by month Декабрь

31 декабрь. “Кыш бабай дәресләре”.

31 декабрь. “Кыш бабай дәресләре”.

Юмористик әдәби-музыкаль программа. Татарстан радиосы тыңлаучылары игътибарына Яңа ел алды юмористик программасын тәкъдим итә. Аның сюжетына Кыш бабайның Казандагы гимназияләрнең берсендә күргәннәре салыынган. Биредә бәян ителүче вакыйгалар көлдерә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.

31 декабрь.  “Татарстан дулкынында”.

31 декабрь. “Татарстан дулкынында”.

Яңа ел якынлашып килгән шушы минутларда республикабызның мөхтәрәм кешеләре – галимнәр, язучылар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре узып баручы елга бәя бирәләр һәм киләчәккә өметләре белән уртаклашалар.

31 декабрь. “Туган тел” паркында Яңа ел”.

31 декабрь. “Туган тел” паркында Яңа ел”.

Балалар өчен радиопостановка. Бүген без   сезне “Туган тел” паркына  Яңа елны каршы алырга  сәяхәткә чакырабыз.  Яңа елны каршылаганда төрле  кызыклы һәм  көтелмәгән маҗаралар да булгалый. Бүген без дә сезне “Туган тел”  паркында  төрле мәктәптә укучы дусларыбыз һәм Чибәркәй ролен башкаручы – танылган артист Рәмзия Фәйзуллина, Куянкай ролен башкаручы – Ания Гыйбадуллина, Кыш бабай ролен башкаручы […]

30 декабрь.“Тел күрке – сүз”.

30 декабрь.“Тел күрке – сүз”.

Туган телне сөючеләргә адресланган тапшыруда филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән әңгәмәсен дәвам иттерә. Аннары “Ана теле” дәресендә академик Рүзәл Йосыпов туган телебезгә үтеп кергән “калька” сүзләр һәм алардан арыну юллары турында сөйли.

30 декабрь. “Татарстан дулкынында”.

30 декабрь. “Татарстан дулкынында”.

“Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсенең түр башында – күренекле галимебез, татар әдәбияты фәненең аксакалы Зөфәр Рәмиев. Әңгәмә барышында ул тыңлаучыларны таң калдырырлык фәнни ачышлары белән уртаклаша.