Archive by day Декабрь 1, 2018

1 декабрь. “Җиде көн”.

1 декабрь. “Җиде көн”.

 Атналык күзәтү. Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу вакытларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз.   Атна башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лондонда булды. IV Россия-Британия бизнес-форумының пленар утырышында катнашып, Республикабыз җитәкчесе Татарстанның  Бөекбритания белән үзара файдалы хезмәттәшлек итү өчен ачык булуын белдерде. Татарстанда   авыл хуҗалыгы зона семинар-киңәшмәләре  башланды. […]

1 декабрь.  “Язучылар — балаларга”.

1 декабрь. “Язучылар — балаларга”.

Бүгенге тапшыруыбызда сезне Татарстан китап нәшрияты җитештерә башлаган аудиокитаплар  турындагы яңалык белән таныштырырбыз, Студиябез канагы —  Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Камил улы Сәгъдәтшин. Һәм әлбәттә яшь дусларыбызга “Зирәк карт” дигән  татар халык әкияте тәкьдим итәрбез.

1 декабрь. Әдәби-музыкаль программа.

1 декабрь. Әдәби-музыкаль программа.

Кадерле дуслар! Менә, 2018 елның беренче декабренә – яңа кышның тәүге көненә атлап кердек. Ак карларга төренгән шушы якты иртәдә без сезне радоның алтын фондында сакланучы бер язма белән таныштырырга булдык. Татарстан радиосында озак еллар музыкаль мөхәррир булып эшләгән Сиринә ханым Латыйпова тарафыннан 1987 елда әзерләнгән әлеге тапшыру милли сәнгатебез тарихының кайбер сәхифәләрен хәтердә яңартыр. […]