Archive by day Декабрь 3, 2018

3 декабрь.  “Сердәшханә”.

3 декабрь. “Сердәшханә”.

Тапшыруыбыз кунагы — Гөлүсә Шиһапова. Ул  бүгенге көндә Габдулла Кариев театрында эшләп, буш вакытларында иҗат белән шөгельләнә. Аның сер- сандыгын Айзилә Шәймөхәммәтова белән бергәләп ачыйк.

3 декабрь.  Туры элемтә.

3 декабрь. Туры элемтә.

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан бүлеге  быел үзенең  30 еллыгын билгеләп үтә.  Шул уңайдан Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе  җитәкчесе Наил Сәфәргалиев туры эфирда  республикабызда  физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен тудырылган шартлар турында сөйләячәк.  

3 декабрь. “Музыкаль мизгелләр”.

3 декабрь. “Музыкаль мизгелләр”.

  Шагыйрь, Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге  дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Зәкуан 61 нче яшендә вафат булды. Татарстан дәүләт радиосы  архивында  аның иҗатына багышланган  тапшырулар саклана. Рөстәм Зәкуановның якты истәлегенә багышлап Татарстан радиосы  шагыйрь иҗат иткән шигырьләрдән һәм  аның сүзләренә язылган җырлардан төзелгән композиция тапшырды.  

3 декабрь.  “Нефть чыккан якларда”.

3 декабрь. “Нефть чыккан якларда”.

Бу циклда без республикабызның көньяк-көнчыгышында  хезмәт куючы нефтьчеләребез турында сөйләүне дәвам итәбез. Үзхәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әзерләгән репортажларда кара алтын табучыларның хезмәт һәм ял шартлары, мәдәният һәм социаль өлкәдәге  яңалыклар чагылыш таба.