Archive by day Декабрь 5, 2018

5 декабрь.  “Яшьлек аланы”.

5 декабрь. “Яшьлек аланы”.

Дуслар, сизәсезме, Яңа — 2019 ел якынлаша. Киләсе елда безнең шәһәрне зур вакыйгалар көтә! 2019 ел — Россия Федерациясе Президенты фәрманы белән «Эшче һөнәрләр» елы дип игълан ителде. Менә шундый истәлекле елда башкалабыз Казан һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Ул 2019 елның 22 августыннан 27сенә кадәр узачак. Исегезгә төшерәбез, Казан Бөтендөнья эшче […]

5 декабрь.  “Татарстан дулкынында”.

5 декабрь. “Татарстан дулкынында”.

Быел – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей елы. Ансамбльнең 80 еллыгы тагын берничә күркәм дата белән бергә туры килгән. Быел алар ансамбльнең данлыклы солисты, 1937 елларда халыкны тавышы белән мөкиббән иткән Разыя Тимерханованың 100 еллыгын, 1967-68 нче елларда җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып торган, композитор, дирежер Әзһәр Абдуллинның 95 еллыгын, озак […]

5 декабрь.  “Старт”.

5 декабрь. “Старт”.

Көрәш белгече, танылган тренер Миңләхмәт Мөхәммәтҗанов белән спортчыларны әзерләү, көрәш кагыйдәләренә  үзгәрешләр кертү зарурлыгы һәм көрәш алымнарын камилләштерү хакында  тапшыру. (2 нче тапшыру).

5 декабрь. Туры элемтә.

5 декабрь. Туры элемтә.

Авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә кооперативлар оештыруга зур игътибар бирелә. Бу эшне фәнни нигездә оештырып, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен шартлар тудыруга Казан кооператив  институты галимнәре үз өлешләрен кертергә омтылалар. Тапшыруның туры элемтә өлешендә катнашачак ректор Алсу Рөстәм кызы Нәбиева терлекчелектә кооперативлар оештыру үзенчәлекләренә тукталачак һәм  районнарда авыл эшчәннәре белән үткәрелгән оештыру эшләре турында сөйләячәк.

5 декабрь. “Юллар чатында”.

5 декабрь. “Юллар чатында”.

Иртәнге эфирны “Юллар чатында” сәхифәсе дәвам иттерә. Бу көннәрдә, 3 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр, киемдә яктылык кайтара торган элементлар куллануны популярлаштыру максатыннантематик чаралар үткәрелә. Ул  яшь юл инспекторлары һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» активистлары катнашында уза. Бу атнада Республикада Идел буе федераль округы буенча беренче ЮИД матбугат үзәге ачылды. Ул Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә […]

5 декабрь. “Нефть чыккан якларда”.

5 декабрь. “Нефть чыккан якларда”.

«Татнефть» республикабызның кара алтын төбәгендә 50 дән артык спорт төрен үстерүгә ярдәм итә, ел саен шундый яңа объектлар төзеп файдалануга тапшыра. Быел да алар берничә булды. Үз хәбәрчебез Ясир Хөснетдинов язмасы.