Archive by month Январь

31 гыйнвар. Концерт.

31 гыйнвар. Концерт.

Клара Булатова шигырьләренә иҗат ителгән җырлар. Танылган шагыйрә, педагог, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты  Клара Булатова шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән концерт.

31 гыйнвар. “Офыклар”.

31 гыйнвар. “Офыклар”.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүче  уку йортлары белән эш йөртү һәм яңа инновацияләрне  тармакка тарту, юнәлдерү бүлеге башлыгы  Наил Нурулла улы Хәмидуллин белән Идел буе агросәнәгать форумы  һәм аның төп эшчәнлек юнәлешләре  хакында әңгәмә.

31 гыйнвар.  “Татарстан дулкынында”.

31 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Бүген без Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чоры музыкасы турында сөйләшербез. Ислам дөньясына, аның сәнгатенә, мәдәниятенә көчле йогынты ясаган, шагыйрьләрне, музыкантларны, хәтта ханнарны фәлсәфи уйларга, иҗади эзләнүләргә этәргән, аларның яшәү рәвешенә тәэсир иткән суфыйлар хәрәкәте турында кызыклы мәгълүматлар ишетерсез. Һәм бу мәгълүматларны сезгә танылган галим,  озак еллар халкыбызның борынгы музыкасын, аның уен коралларын өйрәнгән музыка белгече, […]

30 гыйнвар. “Яшьлек аланы”.

30 гыйнвар. “Яшьлек аланы”.

Бу тапшыру актив,  күңелле һәм кызык тормыш белән яшәүче яшьләр өчен әзерләнә. Студиябезнең бүгенге кунаклары – “Сәләт” яшьләр үзәгенең директор урынбасары Игорь Смирнов һәм активист Зәринә Хәлилова. Без бүген тиздән тапшырылачак “Сәмрух” ел премиясе турында әңгәмә корабыз. Шунысы үзенчәлекле быел “Сәләт” яшьләр үзәгенә дә 25 ел тула.  

30 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

30 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

«Акыл – тузмас кием, гыйлем – корымас кое», – дигән бабаларыбыз. Халкыбыз элек-электән гыйлемле, укымышлы милләт икәнен раслап килгән. Нинди генә авыр сәяси-иҗтимагый шартларда яшәсә дә, ул мәгърифәт юлына йөз тоткан, белем учагын сүндермичә, аны буыннан-буынга тапшыра барган. Балаларны кечкенәдән үк Шәригать кануннарына, әхлакъ һәм әдәпкә өйрәткән. 7-8 яшькә җиткәч, мәдрәсәгә укырга биргән. Алар 20-25 […]

30 гыйнвар. “Юллар чатында”.

30 гыйнвар. “Юллар чатында”.

Иртәнге эфирны “Юллар чатында” сәхифәсе дәвам иттерә. Бу атнада эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин район башлыкларының йорт ишегаллары җыештырылуы турында хисапларын тыңлады. Төп проблемаларның берсе — ишегалларында кар чистарту техникасы йөрүенә һәм эшенә комачаулаучы машиналар. 2018 елда Казанда җәмәгать транспорты катнашындагы юл һәлакәтләре саны 8 процентка кимегән. Әйтик, 2018 елда автобуслар катнашында – […]

30 гыйнвар. Туры элемтә.

30 гыйнвар. Туры элемтә.

Сөт җитештерү буенча  республикабыз  Россия күләмендә беренчелекне тота. Моңа  терлекчелек тармагын  механикалаштыру һәм автоматлаштыру  нәтиҗәсендә ирешелә. Эшче көчләр азрак кирәк булганлыктан, авыл кешеләре соңгы вакытта  җитештерү өлкәсендә кооперация  оештыруга  зур әһәмият бирәләр. Районнарда  бу өлкәдә махсус укулар үткәрелә. Болар хакында  туры эфирда Казан кооперация институты ректоры Алсу Нәбиева сөйләячәк һәм  алда торган  бурычлар уңаеннан тыңлаучылардан […]