Archive by day Январь 4, 2019

4 гыйнвар. Разил Вәлиев шигырьләренә җырлар.

4 гыйнвар. Разил Вәлиев шигырьләренә җырлар.

  Күренекле шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция. Шигырьләр Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Айрат Арсланов язмасында яңгырый.

4 гыйнвар.  “Татарстан дулкынында”.

4 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Яңа 2019 елны башлап җибәрдек. Быел сәнгатебез, бигрәк тә театр сәнгате өчен мөһим ел – илебездә Театр елы. Димәк, бу темага безнең “Татарстан” радиосында да зур игътибар биреләчәк. Бу инде элек тә шулай булды. Быел да без сезне театр дөньясы яңалыклары, андагы мөһим вакыйгалар һәм яңа премьералар, милли театр сәнгатебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр, […]

4 гыйнвар. “Нәни принц”.

4 гыйнвар. “Нәни принц”.

Антуан Сент-Экзюпери. “Нәни принц”. Радиопостановка. Бүген  сезнең игътибарга Антуан  де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” әсәре буенча эшләнгән радиопостановка тәкъдим итәбез. Татарчага Разил Вәлиев тәрҗемәсе. Рольләрне Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакир белән Фирая Әкбәр башкара. Режиссеры Әминә Шаһиәхмәтова.