Archive by day Январь 9, 2019

9 гыйнвар. «Яшьлек аланы».

9 гыйнвар. «Яшьлек аланы».

Яңа ел – үткән елга йомгак ясау һәм киләчәккә планнар кору вакыты. Без дә әлеге күркәм традициягә тугры булып студиябезгә республикабызның яшьләр оешмалары вәкилләрен чакырдык. Бүген бездә кунакта – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов һәм “Сәләт” яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов.

9 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

9 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Бүген студиябезнең кунагы – татар халкының яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева. “Зөһрәнең үз чишмәсе бар – “Салкын чишмәләр”дән, “Җидегән чишмәләрдән” челтерәп агып чыккан үз чишмәсе. Якты күңел түреннән, матур теләкле йөрәк түреннән мөлдерәп агып чыккан чишмәсе… Ул чишмә җыр булып, моң булып агыла. Ул сине әле шатландыра, дәртләндерә, әле тирән сагышларга сала, әле […]

9 гыйнвар.  “Старт”.

9 гыйнвар. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас  Гафиятов  белән милли көрәшебезнең  үсешенә  2018 елда булып узган  ярышлар аркылы  караш салу.

9 гыйнвар. “Юллар чатында”.

9 гыйнвар. “Юллар чатында”.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ эшчәнлеге, республикабыз юлларындагы вәзгыять,  оператив мәгълүматлар, һәлакәтләрне киметү өчен  үткәрелә торган  акцияләр, рейдлар һәм башка агитация-пропаганда чаралары – болар барысы да “Юллар чатында” сәхифәсендә.

9 гыйнвар. 7.10 – Туры элемтә.

9 гыйнвар. 7.10 – Туры элемтә.

Кеше организмы – җир шарындагы иң камил могҗиза. Адәм баласы  кайбер әгъзаларын, әйтик, аягын, кулын югалтса да яши ала.  Әмма кансыз яшәү мөмкинлеге юк. Димәк, кан  кеше организмы өчен  иң кирәк әйберләрнең берсе. Казан кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев республикабызда бәла-казага юлыккан кешеләрне  вакытында һәм  тиешле күләмдә   кан белән  тәэмин итү, донорлар арасында үткәрелгән […]

9 гыйнвар.  “Нефть чыккан якларда”.

9 гыйнвар. “Нефть чыккан якларда”.

Бу циклда без республикабызның көньяк-көнчыгышында  хезмәт куючы нефтьчеләребез турында сөйләүне дәвам итәбез. Үзхәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әзерләгән репортажларда кара алтын табучыларның хезмәт һәм ял шартлары, мәдәният һәм социаль өлкәдәге  яңалыклар чагылыш таба.