Archive by day Январь 15, 2019

15 гыйнвар. Концертлар.

15 гыйнвар. Концертлар.

Көндезге концерт. Бүгенге көндезге концертны Илсур Хөснетдинов әсәрләреннән төзедек. Оркестр өчен  “Тукай поэмасы”н Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы оркестры башкара. Дирижер Альберт Шәрәфетдинов. Әлфия Авзалова язмаларыннан концерт.

15 гыйнвар.  “Татарстан дулкынында”.

15 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы – Чуашстанның Урмай авылында туып, үзенең киң колачлы иҗаты белән  бүгенге көндә бөтен дөньяга танылган рәссам Вагиз Камалетдинов. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  мәгьрифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан әдәби сәхифә тыңлый аласыз.

15 гыйнвар.  “Пар канатлар”.

15 гыйнвар. “Пар канатлар”.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республикабызның  Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе, “Алтын битлек” һәм М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Ринат Таҗетдиновка 1 гыйнварда 81 яшь тулды. Рәйсә ханым белән үрнәк гаилә булып яшәүләренә исә 55 елдан артыграк вакыт  узган. Тапшыруда бу күркәм гаилә тарихы, актерның иҗат тормышы һәм гаиләләрендә булган фаҗигале хәлне бергәләп җиңүләре турында сөйләнә.