Archive by day Январь 17, 2019

17 гыйнвар. Кичке концерт.

17 гыйнвар. Кичке концерт.

Кичә бөек җырчыбыз, татар халкының бөек улы, кабатланмас моң һәм фикер иясе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Концертыбызны без ул башкарган җырлардан төзедек. Концертны Тәлгат Хаматшин алып бара.

17 гыйнвар. «Офыклар».

17 гыйнвар. «Офыклар».

Чаңгы спорты белгече, танылган тренер, Идел буе федераль университетының чаңгы бүлеге җитәкчесе Фәнис Газизов белән Татарстанда  чаңгы спортының торышы һәм аңа мөнәсәбәт, спортчыларыбызның халыкара аренада  ничек чыгыш ясаулары хакында әңгәмә.

17 гыйнвар.  “Татарстан дулкынында”.

17 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Бүген без сезгә һәвәскәр композиторлар иҗатына багышланган «Җыр чишмәләре” дигән циклдан чираттагы тапшыру тыңларга тәкъдим итәбез. Аны гомере буе бу композиторлар белән аралашып яшәгән, аларның иҗатын өйрәнгән, Татарстанның һәвәскәр композиторлар оешмасы рәисе  Риф Гатауллин алып бара. Һәм бүген ул сезне Мәскәүдә яшәп иҗат итүче композитор, музыкант, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйәр Хәбибуллин иҗаты белән таныштырыр.

17 гыйнвар.  “Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә”.

17 гыйнвар. “Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә”.

Халкыбыз зур югалту кичерә. Кичә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның йөрәге тибүдән туктады. Татар эстрадасы легендасы Илһам Шакировны иртәгә, җомга көнне җирләячәкләр. Мәрхүм белән хушлашу Муса Җәлил  исемендәге Татар дәүләт Академия опера һәм  балет театрында иртәгә  сәгать 9 да  башлана. Безнең алтын фондыбызда Илһам абый  катнашында  әзерләнгән […]

17 гыйнвар. “Музыкаль мизгелләр”.

17 гыйнвар. “Музыкаль мизгелләр”.

Кичә 16 февральдә бөек җырчыбыз Татар халкының бөек улы, кабатланмас моң һәм фикер иясе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Иртәнге концертыбызны без ул башкарган җырлардан төзедек.