Archive by day Январь 20, 2019

20 гыйнвар.  “Тел күрке – сүз”.

20 гыйнвар. “Тел күрке – сүз”.

Тел -  сөйләшү, аралашу чарасы гына түгел. Ул  халкыбызның  тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын да чагылдыра. Һәр төбәкнең үз диалекты, үзенчәлекләре бар. Бу тапшыруда күренекле галимнәр, язучылар халкыбызны  дөрес  сөйләшү, дөрес язу серләренә өйрәтә.

20 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

20 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

“Халкын һәм үзен хөрмәт иткән һәр татар Кушлавычны читләтеп узарга тиеш түгел, чөнки Кушлавыч Тукаебызның кендек каны тамган җир”. Туфан Миңнуллин вәсият итеп әйткән менә шушы сүз безне дә Кушлавычка алып килде. Һәм хәзер без, карап торуга кечкенә генә, әмма үзенең әһәмияте белән олы авылда – татар халкының изге бер урынында күргәннәребезне, ишеткәннәребезне сөйләргә җыендык.

20 гыйнвар.  “Көмеш кыңгырау”.

20 гыйнвар. “Көмеш кыңгырау”.

Әле шушы көннәрдә генә кулыбызга  «Тылсымлы куллар» журналының   гыйнвар саны килеп иреште. Бүген без  аның  битләрен ачып, кайбер язмалар белән бергәләп танышырбыз. Тапшыруыбызда шулай ук Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе укучысы Лилия Әхмәдуллина һәм шигъри сүзгә гашыйк дусларыбыз белән дә очрашырбыз.