Archive by day Январь 21, 2019

21 гыйнвар.  “Сердәшханә”.

21 гыйнвар. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары -  Казанның 149нчы лицей укучылары.  Өлкән сыйныфта укучыларның һәрберсе дә бүген имтиханнарга  әзерләнә, киләчәктә үзләре сайлаган уку йортына кереп, ныклы белем алырга тели алар. Шулар һәм башкалар турында тапшыру барышында үзләре сөйләвендә ишетербез.

21 гыйнвар. Туры элемтә.

21 гыйнвар. Туры элемтә.

Иртәгә “Россельхознадзор”ның Татарстан бүлеге Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе белән берлектә коллегия утырышы үткәрә. Шул уңайдан тапшыруда бүлек җитәкчесе Идрис Гатин белән әңгәмә бирелә.

21 гыйнвар. «Яңа көн».

21 гыйнвар. «Яңа көн».

Узган җомгада халкыбыз мәшһүр җырчы — Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировны соңгы юлга озатты. Безнең алтын фондыбызда бөек җырчы катнашуында төрле елларда әзерләнгән тапшырулар саклана. Бу программада 2003 нче һәм 2004 нче елларда язып алынган әңгәмәләр һәм Илһам Шакиров язмасында җырлар  яңгыраячак.