Archive by day Январь 22, 2019

22 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

22 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы — танылган рәссам, Россиянең һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенроссия рәссамнарының геральдика җәмгыяте әгъза- корреспонденты Мидхәт Шакиров. Татарстан Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире  Гөларам Җомагулова  безне  2019 елгы «Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре белән таныштырыр. Тапшыруыбыз ахырында шагыйрь Газинур Моратның үзе укуында шигырьләрен тыңларбыз.

22 гыйнвар.  “Пар канатлар”.

22 гыйнвар. “Пар канатлар”.

Әлеге тапшыруда катлаулы язмышлы кешеләр — Казанның Әмәт бистәсендә яшәүче узган якшәмбедә бриллиант туйларын билгеләп үткән Сәрия һәм Тәүфыйкъ Зариповлар, Башкортстанның Яңавыл районындагы Истәк авылыннан Раиф Шәңгәрәев катнаша.