Archive by day Январь 23, 2019

23 гыйнвар. “Яшьлек аланы”.

23 гыйнвар. “Яшьлек аланы”.

Тагын берничә көннән, 25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтеләчәк. Икенче төрле без аны Татьяна көне дип тә атыйбыз. Бу көнне республикабызның иң зур сәхнәләренең берсендә – “Пирамида”да ел саен тапшырыла торган “Татарстанның Ел студенты” премиясе тапшырыла. Бүген шушы вакыйга турында сөйләшү өчен студиябезгә кунакка Татарстан Республикасы Студентлар лигасы Президенты Руфат Кыямов һәм быелгы премиянең “Гран-при” […]

23 гыйнвар. «Татарстан дулкынында».

23 гыйнвар. «Татарстан дулкынында».

“Үземнең бөтен иҗатым, тормышым белән мин халкымның бөеклеген исбат итәчәкмен”. Бу юлларны күренекле язучы, популяр тарихи романнар авторы Нурихан Фәттахның тормыш девизы дип әйтсәк тә буладыр. Әйе, аның турыда һәркем, ул беренчеләрдән булып, халкыбызның күзен ачучы, йокыдан уятучы, безне борынгы бабаларыбыз, тамырларыбызга таба юнәлтүче булды дип искә ала. Узган атнада Татарстан Милли китапханәсендә халык язучысы […]

23 гыйнвар. “Юллар чатында”

23 гыйнвар. “Юллар чатында”

Иртәнге эфирны “Юллар чатында” сәхифәсе дәвам иттерә. Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары зачетында «Дакар»-2019 ралли-рейдында җиңүче булды. Команданы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Җиңүчеләрне илебездә якташлары зурлап каршы алды. Татарстанда 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән. Бу турыда  Татарстан Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеген […]

23 гыйнвар.  Туры элемтә.

23 гыйнвар. Туры элемтә.

Бу көннәрдә  авыл эшчәннәре дә узган елга нәтиҗә ясыйлар. Терлекчелектә исә кышлатуның иң җаваплы чоры. Болар хакында туры эфирда Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.