Archive by day Январь 26, 2019

26  гыйнвар.  “Җиде көн”.

26 гыйнвар. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Быел  WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпиоанты Казанда үткәреләчәк. Шул уңайдан аңа әзерлекне тикшерү атналыгы узды. Анда катнашу өчен Казанга  62 илдән 600ләп кеше килде. Делегатлар республикадагы ярышлар мәйданчыкларының техник төзелеше, клиент төркемнәренә хезмәт күрсәтү, конкурс биремнәрен әзерләү, партнерлык программасын гамәлгә ашыру белән танышты. Бу атнаның төп чаралары шуңа багышланган иде.

26 гыйнвар.  “Табигать дуслары”.

26 гыйнвар. “Табигать дуслары”.

Гыйнвар ае да узып бара. Өч ай буе без кояш нурларын күрми яшәдек кебек.  Бу көннәрдә  кояш та карый башлады. Табигатьтә тагын ниндиерәк үзгәрешләр сизелә,  витаминлы чәйләр белән кыш көне  сыйланыйк һәм башка кызыклы сәхифәләр белән бергәләп танышыйк.

26 гыйнвар.  Әдәби-музыкаль программа.

26 гыйнвар. Әдәби-музыкаль программа.

Татар җыры, милли моңнарыбыз нинди булырга тиеш дигәндә, гадәттә без Рәшит Ваһапов, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Абзалова кебек бөек җырчыларыбызның иҗатын күз алдына китерәбез, шулай ук абруйлы музыка белгечләренең белеменә һәм тәҗрибәсенә таянабыз.  Менә бүген дә танылган музыкант, дирижер, музыка белгече һәм педагог Әзһәр Абдуллинның бер чыгышына мөрәҗәгать итәргә булдык. Радиобыз фондында сакланучы бу […]